Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ветеринария идарәсе: Бүген дуңгыз итен 26 районда сатарга рөхсәт юк
Габделхак Мотыйгуллин муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларда барлык дуңгызлар исәптә, теркәлгән булырга тиешлеген искәртте.
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның 26 районында дуңгыз итен сатарга рөхсәт юк.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Президент Указы нигезендә, Африка дуңгыз чумасы буенча 26 район күзәтүдә булганын әйтте.
Ул муниципаль берәмлек башлыкларына торак пунктларда барлык дуңгызлар исәптә, теркәлгән булырга тиешлеген искәртте.
«Шәхси хуҗалыкларда ел буе дуңгызларны абзарда асрарга тиешләр, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында законсыз ит сатуны кисәтү буенча чаралар, биологик калдыкларны вакытында утильләштерү буенча контрольны көчәйтү кирәк», — дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.
Ул, шулай ук, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә дуңгызчылык предприятиеләре янында һәм Африка дуңгыз чумасы вазгыяте начар булган төбәкләр белән чиктәш зоналарда чәчүлек мәйданнарын бетерергә киңәш итте.
«Солы, кукуруз, бодай, кузаклы культуралар кабан дуңгызлары өчен азык базасы булып тора. Урманнар янында андый культуралар был тиеш түгел», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз