Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ветеринария идарәсе: Аучылар аткан кошларын лабораториягә тикшерергә җибәрергә тиеш
4 сентябрьдән 5 декабрьгә кадәр кыргый үрдәк, казларга һәм киек кошларга ау рөхсәт ителгән.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аучылар һәр аткан кошын лабораториягә тикшерергә җибәрергә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте.
4 сентябрьдән 5 декабрьгә кадәр кыргый үрдәк, казларга һәм киек кошларга ау рөхсәт ителгән. Атылган кошларның пробалары ветеринария лабораторияләренә җибәрелә. Тикшерелгән барлык пробаларның нәтиҗәләре тискәре.
«Аучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз, җыелышларга чакырабыз. Районнарда аучыларда мәгълүмат бар. Аучылар аткан кошларын һәркайсын лабораториягә тикшерергә җибәрергә тиешләр», — дип искәртте Алмаз Хисаметдинов.
«Кош гриппына шикле кошның авыру билгеләре тиз чыга. Грипп белән авыручы кош сәламәт коштан бик яхшы аерыла. Очмый торган була, кикрикләре зәңгәрләнгән була. Кош гриппы эләккән очракта, өч көн эчендә кош үлә», — диде идарә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз