news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветеринария хезмәте белгечләре сайлау участокларында дезинфекция үткәрә

Барлыгы 2762 сайлау участогында дезинфекция ясалыр дип көтелә.

Ветеринария хезмәте белгечләре сайлау участокларында дезинфекция үткәрә
https://guv.tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 24 июньнән 1 июльгә кадәр Татарстанның ветеринария хезмәте белгечләре сайлау участокларында дезинфекция чаралары уздырачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Коронавируска каршы көрәш максатыннан, ветеринария хезмәткәрләре көн саен сайлау участокларында профилактик чаралар уздырачак», — диелә хәбәрдә.

Барлыгы 2762 сайлау участогында дезинфекция ясалыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot