news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операция ветераннары «Абилимпикс» чемпионатына 800дән артык гариза тапшырган

Махсус хәрби операция ветераннарыннан «Абилимпикс» чемпионатында катнашу өчен 28 компетенция буенча 800дән артык гариза килгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Быел җәй көне Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат узачак. Мартта төбәк этаплары башланды, анда махсус хәрби операция ветераннары «белгечләр» категориясенең төрле компетенцияләрендә катнаша. Һәр төбәктә махсус операция ветераннарына сыйфатлы итеп әзерләнергә һәм потенциалны ачарга мөмкинлек бирә торган остазлар ярдәме оештырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Чемпионат махсус операция ветераннарына яңа һөнәри күнекмәләр алырга, кирәкле белгечлекләр үзләштерергә, сәләтләрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек буенча чикләүләргә карамастан, геройлар җәмгыятькә файда китерергә омтыла. «Абилимпикс» – ветераннар өчен ориентир һәм илһам чыганагы», - дип билгеләп үтте статс-секретарь - РФ саклану министры урынбасары, «Ватан сакчылары» фонды рәисе Анна Цивилева.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен беренче тапкыр һөнәри осталык чемпионаты Казанда 2025 елның июль ахырында узды һәм 400дән артык кешене берләштерде. Искәртеп үтәбез, һөнәри осталык чемпионатлары «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot