Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция ветераннары яки аларның хатыннарына бизнес ачуга 350 мең сум акча бирелә
Махсус хәрби операция ветераннары яки аларның хатыннары бизнес ачу өчен 350 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Хәрби хезмәтен тәмамлаган ветераннар өчен социаль килешү төзегәндә гаилә керемнәре исәпкә алынмый. Ике категория: ветеран үзе яки аның хатыны, әгәр ул II төркем инвалид икән, керемнәрен исәпкә алмыйча эшкуарлык эшчәнлеген оештыру өчен 350 мең сум күләмендә ярдәм алу хокукына ия. Ягъни теләсә кайсы гаиләнең үз эшен ачарга хакы бар. Моның өчен «Ватанны саклаучылар» фондының рекомендациясе һәм грамоталы бизнес-планны тәкъдим итү генә кирәк», – дип сөйләде ул.
Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләренә дә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә булачак. Алар арасында акчалата түләүгә айлык өстәмә белән хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; гомерне, сәламәтлекне иминиятләштерү һәм, түләүсез тикшеренүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану бар.
Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибарсыз калмаячак, алар хакимият опекасына алына. Шулай ук төрле ташламалар (югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары, түләүсез секцияләр, юлда бушлай йөрү һ.б.) да бар.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм «4» төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасында РФ Саклану министрлыгы белән килешү төзү турында 8 800 222 59 00 номеры яки кол-үзәкнең 117 төбәкара номеры буенча күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз