news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветераннарның торак шартларын яхшыртуда алар яшәгән йортка янкорма төзү ярдәмгә киләчәк

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җаваплы ведомстволарга бу эшне башкару схемасын табу өчен бер атна вакыт бирде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуда алар яшәгән йортларга янкормалар төзү дә ярдәмгә киләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеоконференциядә сүз булды. Ветераннарны уңайлы торак белән тәэмин итү анда күтәрелгән төп темаларның берсе иде.
ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардан фатирлар сайлаганда Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстенлек бирелүен ассызыклады. Әгәр алар торак шартларын яхшыртуда социаль ипотеканы сайлаганнар икән, ветеран конкурска куелган фатирларның берсенә заявка бирүгә үк, ул фатир сайланган, хуҗалы дип таныла һәм конкурстан шунда ук алына. Билгеле булганча, РФ Президенты Дмитрий Медведев ил күләмендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сугыш ветераннарын 2010 елның 1 маена кадәр тораклы итү бурычын куйган иде. Һәр ветеранга каралган торак субсидиясе хәзер 36 кв.метр өчен 943,2 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта республика исемлегендә 824 ветеран гаиләсе исәпләнә. Шуның 433 е- Казанда. Фонд җитәкчесе бүген 305 ветераннан заявка алынып, фатирлар сайлаганын хәбәр итте. Аларга инде якын арада фатир сайлау беркетмәсе тутырылачак. Дәүләт торак фонды җитәкчесе муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен ветераннар өчен фатир сайлауны активлаштыруда ярдәм итәргә өндәде.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, республиканың 7 районында – Әтнә, Балтач, Кайбыч, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешәндә Бөек Ватан сугышы ветераннарын уңайлы торак белән тәэмин итү эше тәмамланган. Ветераннарның торак шартларын яхшыртуны тулысынча социаль ипотека программасы нигезендә алып барырга ниятләгән 12 муниципаль берәмлектә 107 шундый ветеран исәпләнсә, аларның 102 се белән торак субсидиясе алуга килешү төзелгән. Аларның 20 се фатир сайлау турында беркетмә алуга ирешкән. Министр акчаларның килешүләр буенча һәм фатир сайлау турында беркетмә булганда гына күчерелүен тагын бер кат ассызыклады. Финанслау бүгенге көндә Питрәч районы буенча тулысынча башкарылган.

Айрат Шәфигуллин кайбер районнарда социаль ипотека буенча төзелгән йортлар булуга карамастан, ветераннарны тораклы итүдә проблемалар булуын җиткерде. Моның сәбәпләре төрле: файдалануга тапшырылган йортларның булмавы яки торакның 2010 елның икенче яртысында гына файдалануга тапшырылуы, нормативтан артык мәйдан өчен түләүгә ветераннарның акчалары булмау, үзләрен караучы балалары башка район яки шәһәрдә булган ветеранның яшәү урыны буенча торак алырга теләмәве, башка районда уңайлы торак булуга карамастан, физик мөмкинлеге чикләнгән ветераннарның күчеп китә алмавы һ.б.

Авыл-район җирендә яшәүче ветераннарның шактые торак мәсьәләсен хәл итү юлы буларак үзләре яшәгән йортка янкорма төзү тәкъдиме белән чыккан. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры бу мөмкин эш түгел, торак субсидиясе фәкать әзер торак алуга гына бирелә дип ассызыклады. Аның аңлатуынча, өстәвенә янкорма төзү өчен инде вакыт та кыса. Һәм шул фикере өчен ул Премьер-министр Рөстәм Миңнехановның көчле тәнкыйть утына тотылды. “Ветеранның кайда яшәргә теләгәнен ачык аңларга тиешбез. Аларны торак шартларын яхшыртабыз дип кенә яшәү урыныннан мәҗбүри күчерергә ярамый”, - дип белдерде премьер. Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, ветераннар яшәгән йортка янкорма төзү эшен башларга кирәк һәм ул барлык җаваплы яклар ярдәме белән башкарылырга тиеш. Премьер-министр мондый йортларның исемлеген булдырып, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт торак фонды, муниципалитетларга, җаваплы ведомстволарга бу эшне башкару схемасын табу өчен бер атна вакыт бирде. Рөстәм Миңнеханов ел ахырына кадәр янкорма төзелешенә подряд оешмаларын билгеләп, бу эшне башкару бурычын куйды. Аның ассызыклавынча, бу төзелешне Дәүләт торак фонды аша да башкарып булачак. Премьер-министр ветераннарның торак шартларын яхшыртуның мөһимлеген һәм зур җаваплылык булуын тагын бер кат искәртеп, муниципалитларны ветераннар өчен торак сатып алу белән бәйле алыш-бирешләргә контрольне көчәйтергә чакырды. Аның фикеренчә, һәр шундый алыш -биреш хокук саклау органнарының ныклы контроленә дә алынырга тиеш.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100