news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветераннарга яхшы бүләк ясый алачагыбызга ышанам – Казан мэры Илсур Метшин

Җиңү паркында реконструкция һәм яңарту эшләре бара

 (Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Казанның Җиңү паркында реконструкция һәм яңарту эшләре дәвам итә, хәрби техниканы реставрацияләү эшләре бетеп килә диярлек. Казан мэры Илсур Метшин исә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек эшләре барышы белән танышып кайтты.

Күчмә эшлекле киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, “Шәһәрне төзекләндерү” МУП җитәкчесе Камил Закиров катнаштылар.

Казан мэры Җиңүнең 70 еллыгына нибары ярты ел вакыт кына калып барганлыгын, шуңа әзерлектә җәйге чорда зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркына биргән зур игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук хәрби техниканы торгызу эшләрендә катнаша торган предприятиеләргә, паркның попечительләр советы башлыгы, “Челтәрле компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка, шулай ук район хакимиятенә рәхмәт белдерде. “Җиңү паркы бөтен дөнья белән торгызыла. Эшләр әле җитәрлек”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.

Казан мэры күпчелек эшне якын арада, ягъни суыклар җиткәнче һәм карлар ява башлаганчы бетерергә кирәк дип билгеләп үтте, ә кышын исә аларны махсус җылытылган биналарда дәвам итәргә кирәк булачак. “8 май киченә бер генә эш тә калырга тиеш түгел”, - дип таләп итте Илсур Метшин.

Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Җиңү паркын яңарту һәм реконструкцияләү эшләре барысы да билгеләнгән график буенча бара, күбесе инде төгәлләнгән, кайберләре бетү ягында.

Җиңү паркында 6 километр озынлыктагы су сибү системасы эшләнгән, тавыш, видеотеркәү җайланмалары һәм чыбыксыз интернет урнаштырылган, 977 кв. метр мәйданда техника өчен пьедестал әзерләнгән. Ут баганаларына ремонт ясау, балалар һәм уен мәйданчыклары, газоннарны рәтләү, агачлар утырту, трансформаторлык станцияләрен, “Хәтер китабы” мемориалын төзекләндерү һәм файдаланыштагы бәдрәфкә ремонт ясау буенча эшләр алып барыла.

Парк территориясен караган вакытта Илсур Метшин бер буш постаментка игътибар итте. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, анда киләчәктә легендар Т-34 танкы куелачак.

Шәһәр җитәкчесе шулай ук яңартылган Җиңү паркының шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белән раслатылган эскизы һәм парктагы балалар мәйданчыгы проектының планировкасы белән танышты.

“Яңартылган паркның картинасы инде күз алдына килеп баса, ул әлеге зур датага, хөрмәтле ветераннарыбызга лаеклы итеп ясалачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга без, һичшиксез, яхшы бүләк ясаячакбыз”, - дип ышаныч белән әйтте Казан мэры.

Казан мэриясе сайты шул хакта сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100