news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннарга котлау сүзләре язылган һава шары Казан күген иңли

Казанның Идел буе районы ветераннары өчен зур бәйрәм оештырылды

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген “Тандем-Д” һәм “Экопарк Дубрава” компанияләре Казанның Идел буе районы ветераннары өчен Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм оештырды.
Имәнлек урамындагы бер йортның ишегалдында ачык һавада сугыш ядкарьләре күргәзмәсен үз эченә алган музей һәм кыр кухнясы урнаштырылды. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен бирегә бөтен гаиләләре белән килде. Теләгән һәркем ветераннар белән аралашты һәм аларга сәхнәдән котлау сүзләрен җиткерде. Яшь артистлар тарафыннан әзерләнгән хәрби тематикага караган бию номерлары тамашачыларны битараф калдырмады. Бәйрәм кунаклары легендар сугыш җырларын ансамбльләргә кушылып җырлады. Татарстанның халык артисты Равил Харисов данлыклы вальс башкарды.
Күккә гигант һава шарын очыртып җибәрү бәйрәмнең иң югары ноктасы булды. Бәйрәмгә килгән һәркем һава шарына Георгий тасмалары ярдәмендә ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган конвертлар беркетте.

news_right_1
news_right_2
news_bot