news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветераннар урып-җыю сыйфатын тикшерү өчен Татарстан кырларына чыкты

Лениногорск районы ветераннары Федотовка, Сарабиккол һәм Иске Иштирәк авыллары хуҗалыкларында кыр эшләре барышы белән танышты.

Ветераннар урып-җыю сыйфатын тикшерү өчен Татарстан кырларына чыкты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Республиканың агросәнәгать комплексы ветераннары җәмәгать комиссиясе составында уңыш җыю сыйфатын тикшерергә чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лениногорск районы ветераннары Федотовка, Сарабиккол һәм Иске Иштирәк авыллары хуҗалыкларында кыр эшләре барышы белән танышты. Ветераннар комбайнчылар һәм механизаторлар белән очрашты, урып-җыю эшләренең темпы турында фикер алышты, бушлай туклану һәм махсус кием белән тәэмин итү турында сорашты. Шулай ук, эштәге җитешсезлекләргә механизаторларның игътибарын юнәлттеләр, аларны төзәтү буенча киңәшләрен бирделәр.

Киләсе атнада да мондый очрашулар булачак. Анда ветераннар әйдәп баручы комбайнчыларны бүләкләүдә катнашачак.

Ветераннар урып-җыю эшләре сыйфатын Биектау районында да тикшерделәр. Ветераннар ООО “Агрохолдинг” һәм ООО “Әсән” хуҗалыклары кырларында булды. Урып-җыю эшләре сыйфатын тикшерү буенча комиссия Биектау районының һәр хуҗалыгында булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100