news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Җиңүнең 75 еллыгына түләүләрне апрельдә алачак

Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халыкына мөрәҗәгать итте.

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Җиңүнең 75 еллыгына түләүләрне апрельдә алачак
e-nkama.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаенна бер тапкыр бирелә торган түләүләрне апрельдә алырга тиеш. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыяте буенча халыкка мөрәҗәгатендә әйтте.

«Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 мең һәм 50 мең сум акча май бәйрәмнәренә кадәр, апрельдә үк түләнергә тиеш», — диде ул.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, «Ленинград блокадасында яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән кешеләр, балигъ булмаган килеш фашист лагерьларына эләккән тоткыннар, Финляндия, Бөек Ватан сугышы, Япония сугышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол ирләре һәм тол хатыннары, сугыш ветераннары 75 мең сум күләмендә акча алачак.

Сугыш ветераннары — тыл хезмәтчәннәре һәм балигъ булган яшьтә тоткынлыкка эләккән кешеләргә 50 мең сум түләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot