news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннар Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Курскига Җиңү көнен бәйрәм итәргә бара

Бу эшләрне махсус штаб оештырачак

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү өчен, Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Курскига юл алачак. Казан вокзалыннан аларны озатып җибәрү тантаналы төстә оештырылачак.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов шәрехләгәнчә, 6 май көнне 19.20 сәгатьтә Татарстан делегациясе, Мәскәүдә булачак тантаналарда катнашу нияте белән, сәфәргә кузгалачак һәм шуңа кадәр анда митинг, тантаналы чара булачак. 7 май көнне 11.25 сәгатьтә тагын бер делегация Санкт-Петербургка юл ала, 17.50 сәгатьтә - Волгоградка, 19.20 сәгатьтә – Курскига.


news_right_1
news_right_2
news_bot