news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көне уңаеннан өстәмә акча алды

Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алды, дип хәбәр итте Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.

«Президент карары буенча, Бөек Ватан сугышы катнашучыларына һәм инвалидларына ел саен Җиңү көне уңаеннан ун мең сум акча түләнә. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Пенсия фонды әлеге акчаларны күчергән», - диде министр.

Министрлыкта әйтүләренчә, Пенсия фонды акчаны 20 320 ветеранга күчергән.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, шулай ук аерым төбәкләр дә үз түләүләрен һәм ташламаларын билгели. Әйтик, Мурманск өлкәсендә ветераннарны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрдән азат иткәннәр, ә бәйрәм уңаеннан аларга 15әр мең акча биреләчәк. Чиләбе өлкәсендә дә түләүне шул ук күләмдә билгеләгәннәр. Төмән өлкәсендә өстәмә түләү ун мең сум булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100