Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ветераннар игътибар үзәгендә
Ветераннар игътибар үзәгендә
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Киләсе елның гыйнварында Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Ветераннар советы оешуга 15 ел тула. Шул уңайдан Ветераннар советының соңгы утырышында әлеге вакыйганы яктырткан стенд әзерләнде. Ул Журналистлар берлеге бинасы диварына эленгән.
Пенсионер журналистлар 1990нчы елларда берләшә башлый. Беренче җыелышта катнашучылар арасында В.Ихсанова, А.Салахов, О.Шабанов, Е.Әбделмәнова, А.Сафиуллина, Р.Гатауллин һ.б.лар булган. Бүгенге көндә әлеге оешма заманында матбугат, телевидение, радио һәм нәшриятларда эшләгән 55-95 яшьләрдәге 265 ветеран журналистны үз канат астында тота. Әнбилә Позднякова җитәкчелегендәге Ветераннар советының Очкын Шабанова, Елизавета Әбделманова, Розалина Нуруллина, Татьяна Улескина һәм Майя Оффенгаген кебек активистлары да бар.
Бу оешма әгъзаларының тырышлыгы нәтиҗәсендә ветеран журналистларының Казанның сугышта катнашучыларны тернәкләндерү диагностика үзәгенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге туган. Аларга шулай ук Социаль яклау идарәсе каршындагы көндезге ял итү бүлегендә дәваланырга хокук бирелгән. Ял көннәрендә исә театрларга да бушлай бара алалар. Өлкән яшьтәгеләр өчен шундый чаралар һәм, гомумән, үзләренә карата бәләкәй генә игътибар да бик кадерле.
Ветеран журналистлар елга ике мәртәбә Журналистлар берлегенә җыелышка чакырыла. Анда түгәрәк табын янында юбилярлар Мактаулы кәгазьләр белән бүләкләнә. Берлек рәисе Римма Ратникова ветераннарны һәрдаим игътибар үзәгендә тота.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз