Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ветераннар Җиңү парадын махсус трибуналарда утырып караячак
Казандагы тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бөек Ватан сугышы ветераннары Казанда Җиңү парадында катнашачак. Аларны Covid-19 коронавирусыннан саклау өчен махсус урыннар җиһазландырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.
«Россия баш санитар табибы күрсәтмәләре нигезендә ветераннар парадта катнаша ала, һәр төбәк буенча бик аз санда булырга тиеш. Алар өчен 1,5 метр дистанция калдырып, тамашачылар урыннары ясау һәм ян-яктан мәҗбүри рәвештә киртәләр куяю каралган. Шулай ук битлекләр һәм антисептиклар да кирәк», — диде спикер.
Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Казанда Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә узачак тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.
Баштарак «Татар-информ» Казанда Җиңү парады тамашачыларсыз гына узачак дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз