news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннар Җиңү парадын махсус трибуналарда утырып караячак

Казандагы тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.

Ветераннар Җиңү парадын махсус трибуналарда утырып караячак
Владимир Васильев

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Бөек Ватан сугышы ветераннары Казанда Җиңү парадында катнашачак. Аларны Covid-19 коронавирусыннан саклау өчен махсус урыннар җиһазландырылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

«Россия баш санитар табибы күрсәтмәләре нигезендә ветераннар парадта катнаша ала, һәр төбәк буенча бик аз санда булырга тиеш. Алар өчен 1,5 метр дистанция калдырып, тамашачылар урыннары ясау һәм ян-яктан мәҗбүри рәвештә киртәләр куяю каралган. Шулай ук битлекләр һәм антисептиклар да кирәк», — диде спикер.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Казанда Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә узачак тантаналы чарада 20 фронтовик һәм тыл хезмәтчәне катнашачак.

Баштарак «Татар-информ» Казанда Җиңү парады тамашачыларсыз гына узачак дип язган иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot