news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннар өчен торак төзелешенә 1,6 млрд сум акча бүлеп биреләчәк

Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүнең төрле төбәкләрдә төрлечә булуын ачыклаган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен бирелүче акчаларны бүлгәләргә ниятли.

Ведомство торак чиратын тикшереп, хәлнең төрле төбәкләрдә төрлечә булуын ачыклаган. Бер төбәктә ветераннар бөтенләй калмаган, ә икенчесендә аларны торак белән тәэмин итү өчен акча җитми.

«Бөек Ватан сугышы ветераннарын тиз арада торак белән тәэмин итү өчен, 2021 елда Россия Федерациясе субъектларына 1 645,1 миллион сум акча бүлеп бирү күздә тотыла», — дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Әлеге акчаларның 1 562,8 миллион сумы торак хәлен яхшырту өчен чиратта торучы 904 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләнгән затларның торак мәсьәләсен хәл итәргә тотылачак. Тагын 82,3 миллион сум быел гына чиратка баскан ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен, резерв акчалар рәвешендә, регионнарга җибәреләчәк.

Хөкүмәт күрсәтмәсе проектын әзерләгәндә чиратта торып та 2021 елның июль аена торак белән тәэмин ителмәгән ветераннар хакындагы мәгълүматлар һәм төбәк хакимиятләренең быелның ахырына кадәр ничә ветеранның чиратка басуын фаразлаган саннар исәпкә алынган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot