news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветераннар өчен Балтач районы буенча экскурсия үткәрелде

Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Ветераннар өчен Балтач районы буенча экскурсия үткәрелде. Ул өлкәннәрне соңгы елда районыбызда төзелгән социаль объектлар белән якыннанрак таныштыру максатыннан оештырылды.

Кунакларны район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе һәм башкарма комитетның бүлек җитәкчеләре озата йөрде. Ветераннар Бөрбаш мәктәбендә булды. Аннан капиталь ремонт үткәрелгән Салавыч лицеена юл алды. Балтач үзәгендәге 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, ял паркын тамаша кылу да экскурсия программасына кертелгән иде.

Лызи авылында үзара салым акчасына төзекләндерелгән урам да өлкәннәребездә зур кызыксыну уятты.

Ветераннар Түбән Кенә авылында салына торган мәдәният йортын, Таузарда күптән түгел ачылган күп функцияле үзәкне дә бик кызыксынып карады, дип белдерә “Хезмәт” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot