Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус операция ветераннарына бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында искәрттеләр
Татарстан Юстиция министрлыгы махсус хәрби операция ветераннарына ТР Дәүләт юридик бюросыннан бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында искәртте. Аңа күчмә кабул итүләр вакытында да, республика Дәүләт юридик бюросына турыдан-туры да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Мондый эшне оештыру – ул Ватаныбыз сагында торучыларның хокукый якланганлыгын тәэмин итү буенча системалы эшнең бер өлеше», – дип билгеләп үтте Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин.
Әйтик, Республика клиник хастаханәсендә һәм 7нче, 12нче, 16нчы шәһәр хастаханәләрендә дәваланучылар өчен 2026 елның беренче яртыеллыгында 9 күчмә кабул итү үткәрелгән – мондый чаралар даими рәвештә уздырыла. Хәрбиләргә ТР Нотариаль палатасы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм башка республика ведомстволары белгечләре консультация биргән. Мәсәлән, 12 кеше ышаныч язулары рәсмиләштерә һәм документларның төп нөсхәләрен раслый алган, тагын 8 кеше РФ гражданы паспортларын торгызган.
Барлыгы 120дән артык ветеран профессиональ хокукый ярдәм алган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз