Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче сугыш ветераны Зариф Хәйруллин 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Татарстанның Буа районында яшәүче Зариф Нәбиулла улы Хәйруллин бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветеран Румыния, Бессарабия һәм Одессаны азат итү өчен барган сугышларда катнашкан, яраланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Хәйруллин Зариф Нәбиулла улы 1926 елның 25 февралендә ТАССРның Буа районы Кырык Садак авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1943 елның 13 мартында фронтка китә. Румыния, Бессарабия, Одессаны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Яралана һәм 1949 елга кадәр комендатурада хезмәт итә», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Соңыннан Зариф Хәйруллин Казан дәүләт университетын тәмамлый. Сугыштан соң Чувашиядә, шулай ук Чүпрәле һәм Буа районнары мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
1951 елда ветеран башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучысы булып эшләүче Бибинәзирә Насыйбулла кызына өйләнә. Ир белән хатын 71 ел бергә гомер итә, дүрт бала тәрбияләп үстерә.
Хәзерге вакытта Зариф Нәбиулла улы кызы Резеда белән яши. Ветеран актив гражданлык позициясендә тора, илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына.
Зариф Хәйруллин Жуков һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Ветеранның юбилей бүләкләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз