news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ветеран Татьяна Тумбинская 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Татьяна Тумбинская бүген 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татьяна Ивановна 1926 елның 15 июлендә Башкортстанның Архангель районы Андреевка авылында крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында колхозда эшли. Пенсиягә чыкканчы «Уфа-нефть» предприятиесендә кадровик булып хезмәт итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Татьяна Ивановнаның гомуми хезмәт стажы 42 елдан артып китә. Тыл хезмәтчәне юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot