news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция ветераны алгы сызыктагы вакыйгалар турында берничә китап чыгарган

Махсус хәрби операция ветераны алгы сызыктагы вакыйгалар турында берничә китап чыгарган
Фотоны Эльвира Шакирова тәкъдим итте

Әлмәттә туган фронтовик язучы Артур Сәлахов хәрби хезмәттән соң сугыш турында китаплар яза башлый. Аның китаплары реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

Артур Сәлахов гаиләсе белән инде ун елдан артык Донецкида яши. 2015 елда ул ополчениегә кушылган, ә 2022 елда контракт имзалап, пехотада хезмәт иткән.

Сәлахов алгы сызыкта яза башлый. Аның сүзләренчә, хәрбиләрнең көндәлек тормышы турындагы истәлекне саклау теләге табигый рәвештә туган.

Әдипнең беренче китабы әдәби премияләргә тәкъдим ителгән. Әсәрләре шәхси тәҗрибәсенә һәм үз күзләре белән күргән вакыйгаларга нигезләнгән.

Фотоны Эльвира Шакирова тәкъдим итте

Үз китапларын автор мөгаллиме һәм дусты Булат Әпсәләмов истәлегенә Булат Арсал тәхәллүсе белән бастыра.

Артур Сәлахов – берничә китап авторы, илнең төрле төбәкләрендә презентацияләр үткәрә. Ул Александр Твардовский исемендәге премия лауреаты һәм «Елның зур прозасы» ике Бөтенроссия премиясе финалисты.

Фотоларны Эльвира Шакирова тәкъдим итте

Материал Эльвира Шакирова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot