news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ветеран Габдерәүф Гәрәев «Батырлар» программасында катнашучы актанышлыларны кабул итте

Ветеран Габдерәүф Гәрәев «Батырлар» программасында катнашучы актанышлыларны кабул итте
Фото: Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Бөек Ватан сугышы ветераны, легендар Т-34 танкының механигы, йөртүчесе Габдерәүф Гәрәев Актаныш районының «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучыларны кабул итте. Бу очрашу Буыннар элемтәсе символына әверелде – сугыш геройларыннан алып безнең заман сакчыларына кадәр.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Ветеранның бакчасына тарихчы Рөстәм Мусин, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм Чечня кампаниясе ветераны Илсур Зәкиев, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов җыелды.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Габдерәүф Сәлах улы үзенең фронт юлын 1943 елда, әтисе һәм абыйсы үрнәгендә, фронтка киткәч башлый. Буе кыска булса да, ул танк гаскәрләренә кабул ителә һәм Т-34 механигы, йөртүчесе була. Аның сугышчан юлы иң каты сугышлар аша уза, шул исәптән Варшава янында совет гаскәрләре дошманның элиталы дивизияләре – «Мертвая голова» һәм «Викинг» белән сугышкан.

«Нәкъ шунда гаҗәеп хәл булды: сугыш кырында ул үзенең энесе Мөнәвәрне очрата. Ул вакытта төшерелгән бу фотография әлегә кадәр гаилә архивында саклана. Аларның очрашуы кыска, әмма чиксез мөһим булды», - дип сөйли Рөстәм Мусин.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Сугышларның берсендә Гәрәевнең танкы чәлпәрәмә килә. Аның үзен, яраланган һәм контузияләнгән килеш янган машинадан тартып чыгаралар. Җиңүне ул инде госпитальдә каршылый, ә өенә 1951 елда гына кайта.

Габдерәүф Сәлаховичның тыныч тормышы да лаеклы була: ул 80 ел шофер булып хезмәт итә һәм шушы вакыт эчендә бер генә хокук бозуга да юл куймаган.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Бүген Габдерәуф Гәрәев – Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәренең Мактаулы гражданины, Мәскәү һәм Уфада Җиңү парадларында катнашучы. Киләсе елда аңа 100 яшь тула.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы булып тора. Проектның максаты - ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, шулай ук аларның киләчәктә һөнәри һәм иҗтимагый үзаңнары өчен шартлар тудыру.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot