news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Веста" үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кама ярыннан йөз капчык чүп җыйган

Түбән Камада республикакүләм уздырылучы “Чиста яр” акциясе кысаларында яр буйларын чүп-чардан арындыру эшләре дәвам итә.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада республикакүләм уздырылучы “Чиста яр” акциясе кысаларында яр буйларын чүп-чардан арындыру эшләре дәвам итә. Әлеге уңайдан "Веста" үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кама яр буен җыештырырга чыктылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярны җыештыру бер сәгатьтән артык дәвам итте. Бу вакыт эчендә балалар бер чакрымнан артык озынлыкта ярны чүп-чардан (пыяла, пластик һәм башка көнкүреш калдыкларыннан) чистарткан. Йөз капчыктан артык чүп җыйганнар.

Акция ярны чүп-чардан арындыру гына түгел, ә барлык кешеләргә табигатьне саклау мөһимлеге турында искәртүгә юнәлтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot