Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язын Казанның шәһәр яны лагерьларында 1 меңнән артык бала ял итәчәк
Быелгы язда Казанның шәһәр читендәге сигез лагеренда балалар сменасы оештырыла. Аларда, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызларны да кертеп, 1 меңнән артык мәктәп укучысы катнашачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат үзәге.
«Ял» Шәһәр үзәге лагерьларында гына да 480 бала сәламәтлеген ныгытачак, шуларның 90ы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары. Язгы сменаларда барлыгы 1 мең 50 бала катнашачак, шуларның 93е авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнә.
Сменалар программасы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланачак. 28 марттан 5 апрельгә кадәр балалар өчен тематик мастер-класслар, спорт дәресләре һәм команда ярышлары планлаштырылган.
Язгы сменалар тәмамлангач, лагерьларда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек башлана. Ял итү өчен тагын да уңайлырак шартлар булдыру өчен биналарны косметик ремонтлау күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз