Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары рейды узды
Бүген Казанда Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгынга каршы махсус режимның үтәлеше буенча рейд үткәрде. Тикшерү Авиатөзелеш районында урнашкан «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең 4нче бакчасы» бакчачылык җәмгыятендә узды. Бакча участоклары хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр.
«Язгы чорда янгыннар саны икеләтә арта. Бу коры үлән һәм чүп-чар януы, шулай ук утның алга таба торак йортларга күчүе белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә, 25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда учак ягу, чүп-чар яндыру, мангалларда һәм мичләрдә ризык әзерләү тыела», - дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсенең Авиатөзелеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Илнар Рәхмәтуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, бу шул исәптән бакчачыларга да кагыла – аларга шулай ук мангалларда шашлык кыздыру, былтыргы үлән һәм яфракларны, шулай ук чүп-чар яндыру тыела.
«Янгынга каршы режимны бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнар өчен аның күләме – 10-20 мең, вазифаи затлар өчен - 30-60 мең, юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итә», – дип кисәтте Рәхмәтуллин.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелүе турында язган иде. Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган җирлекләрдә ризык әзерләү өчен учак кабызырга ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.
Моннан тыш, урман янгыны чыгу ихтималы зур булган урыннарда пиротехника куллану тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз