news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Югары суды 11 кешене бәрдергән таксистны өй арестында калдырды

Бүген ТР Югары судында Евгений Крусев эше буенча дәүләт гаепләүчесе шикаятен карадылар.

Ир-ат 2025 елның мартында, арендага алынган автомобильдә зур тизлектә җәмәгать транспорты тукталышына килеп керүдә гаепләнә. Ул тукталышта 11 кешене таптата, шуннан соң алда торган автобуска килеп бәрелә.

Февраль уртасында Казанның Вахитов районы суды аңа карата чик кую чарасын (сак астына алудан - өй арестына) үзгәртте. Бүген прокурор бу карар белән риза булмыйча шикаять бирергә теләсә дә, Югары суд чик кую чарасын үзгәрешсез калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot