news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Югары суды Мемориалны* экстремистик оешма дип тану турындагы дәгъваны караячак

Россия Югары суды «Мемориал»* хәрәкәтен экстремистик оешма дип тану турындагы дәгъваны караячак. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Югары суды беренче инстанциядәге суд сыйфатында «Мемориал» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик оешма дип тану һәм Россия Федерациясе территориясендә аның эшчәнлеген тыю турындагы гаризаны кабул итте», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Утырыш ябык режимда узачак. Дәгъваны карау датасы һәм вакыты турында хәбәр ителми.

*Чит ил агентлары реестрына кертелгән һәм Россия Югары суды тарафыннан юкка чыгарылган

news_right_1
news_right_2
news_bot