Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Югары Ослан районы һәм Минск өлкәсенең Столбцовский районы килешү төзеде
Бүген Беларусь һәм Россия төбәкләре XIII форумының «Төбәк сәясәте – Союздаш дәүләт территорияләренең тотрыклы үсешен тәэмин итүдә төп корал» секциясендә Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы һәм Беларусь Республикасы Минск өлкәсенең Столбцовский районы арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзаланды.
Документка Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин һәм Столбцовский районы башкарма комитеты рәисе Андрей Атрушкевич кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.
Килешү Татарстанның Минск өлкәсе белән муниципальара элемтәләрен киңәйтү, сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне активлаштыруны максат итеп куя. Анда эшчәнлекнең төп юнәлешләре, үзара хезмәттәшлек өлкәләре һәм формалары санап үтелгән.
Документ ике районда теркәлгән хуҗалык итүче субъектлар арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруга, инвестицияләр җәлеп итүдә һәм уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүне, муниципалитетларның белем бирү оешмалары арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыру һәм үстерүгә булышуны, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итүне, социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә элемтәләрне үстерүне күздә тота.
Секция утырышы Минск өлкәсенең Борисовский районындагы «БЕЛДЖИ» предприятиесе территориясендә узды. Форумның эше иртәгә РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова катнашында дәвам итәчәк. Көннең икенче яртысына форумның пленар утырышы билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз