news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вероника Скворцова: “Соңгы биш елда илдә инсульттан үлем 40 процентка, авыл җирлегендә хәтта 75 процентка кимеде”

Казанда “Цереброваскуляр патология һәм инсульт” III Россия халыкара конгрессы ачылды

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Казан, тулаем Татарстан кебек үк, илебездә тамыр программасы үсешенә зур өлеш кертте. Бу хакта бүген Казанның “Корстон” комплексында “Цереброваскуляр патология һәм инсульт” III Россия халыкара конгрессы ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларга РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде.

Ул икенче конгрессның 2007 нче елда Санкт-Петербургта уздырылганын билгеләп узды. “Ул вакытта без инсульт халыкның үлем структурасында беренче һәм икенче урыннарны биләве турында сүз алып барган идек. Бүген, җиде ел вакыт үткәч, тамыр программасын гамәлгә ашыру буенча йомгак ясыйбыз, һәм соңгы биш елда илдә инсульттан үлемнең 40 процентка кимүе турында әйтәбез. Авыл җирлегендә инсульттан үлем хәтта 75 процентка кимеде”, - дип ассызыклады Вероника Скворцова.

Министр сүзләренә караганда, әлеге нәтиҗәләр бик тәэсирле, һәм аларны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы өйрәнә. “Без кан тамырлары нык зарарланган авыруларга ярдәм күрсәтүнең уникаль моделен тәкъдим иттек. Соңгы биш елда 460 тамыр үзәге булдырылды, аларның 112се – төбәк дәрәҗәсендә, калганнары – беренчел тамыр үзәкләре”, - дип хәбәр итте В. Скворцова.

Аның әйтүенчә, гомерләренә куркыныч янаган авыруларны нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтә алмаган дәвалау учреждениеләренә илтүгә юл куелмый. “Бу адым безгә төбәкара тамыр үзәкләрен, теләсә кайсы төбәктән авырулар “алтын” сәгать дәвамында оператив ярдәм алырлык итеп урнаштырырга мөмкинлек бирде. Шул рәвешле, 2013 нче елда инсульт халыкның үлем структурасында өченче урынга чыкты”, - дип билгеләп үтте РФ сәламәтлек саклау министры.

Вероника Скворцова 460 тамыр үзәген сафка бастыруга җәмгысе 29 млрд сум акча сарыф ителүен, шул исәптән, федераль бюджеттан 17 млрд сум акча юнәлтелгәнен хәбәр итте.

Министр әйтүенчә, Советлар Союзыннан соң, 2013 нче елда беренче мәртәбә киңкүләм диспансеризация торгызылган. Беренче елда ук 35 млн нан артык кеше тикшерелгән, һәр уникенче Россия гражданында тамыр авыруы барлыгы ачыкланган. Бер ел эчендә гипертоник чир ачыкланышы 8 мәртәбә арткан. “Чирне башлангыч чорда ачыклау, вакытында кирәкле дәва алырга мөмкинлек бирә”, - дип белдерде Вероника Скворцова.

Конгресс эшендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, БДБ, Ауропа илләреннән, Төньяк Америкадан җәмгысе 2 меңгә якын делегат һәм кунак катнаша. Алар арасында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы неврологлары, Инсультка каршы көрәш буенча илкүләм ассоциация идарәсе һәм президиумы һәм Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте әгъзалары бар.

Конгресста катнашу өчен нейрохирурглар, кардиологлар, тамыр хирурглары, тернәкләндерү медицинасы белгечләре, клиник фармакологлар, психиатрлар килгән. Шулай ук фундаменталь фәннәр вәкилләре – молекуляр биологлар, генетиклар, биохимиклар, нейроморфологлар, физиологлар, иммунологлар катнаша.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100