Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вероника Скурихина: Төбәк масштабында танылган журналист Мәскәүдә "тоныкланырга" мөмкин
Булачак журналистларга "Время кино" форумы кысаларында киножурналистика буенча дәресләр бирелде.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Кино журналистлары һәрчак "гламур"мы? Җирле журналистка федераль югарылыкта танылу өчен нишләргә? “Время кино” Бөтенроссия форумында катнашучыларны, алар нигездә Казан дәүләт университеты студентлары - булачак журналистлар иде, фильмнарга рецензияләр язу серләре генә түгел, сорауларның төрлесе, хәтта күпмедер дәрәҗәдә шәхси булганнары да кызыксындырды.
Форумның “Киножурналистика” секциясендә “Россия” телеканалының кино күзәтүчесе Вероника Скурихина һәм кино белгече Евгений Майзель дәресләр бирде.
Вероника бүгенге дәресләрендә, студентларга җавап итеп, федераль югарылыкта танылу өчен Мәскәүдә яшәргә кирәклеген әйтте, үз республикасында танылган, үз җирлегендә “йолдыз” булган кешеләрнең дә Мәскәүгә йолдыз булу ихтималы бик азлыгын танып, киткәч "тоныкланып" калу сәбәпләрен аңлатты. Танылу республика контексты белән генә бәйле булырга мөмкин, диде.
Әмма Верониканың үз мисалы - тырышлык булганда, читтән килеп тә, Мәскәүдә уңышка ирешеп булуын раслый. Ул тумышы белән Урал якларыннан.
Ә инде кайсы уку йортын сайлауга килгәндә, бик көчле журналист булу өчен Мәскәү дәүләт университетын тәмамлау гына шарт түгеллеген аңлатып, үзеңнең бирелгән белемне алу әзерлегең булмаса, Гарвардта укысаң да мәгънәсе шулкадәр генә диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз