Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вероника Кудерметова Мария Шарапова кебек үк Australian Open 2020дә уйнады
Старт матчында Казанда туган 22 яшьлек кыз өч сетта Испан теннисчысы Саре Соррибес-Тормога оттырды һәм хатын-кызлар арасында ялгыз турнирдан төшеп калды.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 40нчы дөнья ракеткасы, Казанда туып-үскән Вероника Кудерметова өчен «Зур Шлем» сериясе сезонының беренче теннис турниры — Австралия ачык чемпионаты уңышсыз башланып китте. Старт матчында Australian Open 22 яшьлек Кудерметова өч сетта Саре Соррибес-Тормодан (WTA рейтингында 91нче) калышты. Очрашу исәбе— 1:2 (6:2, 1:6, 1:6).
Кичә хорватияле Донне Векичка оттырган Мария Шарапова кебек үк, Кудерметова хатын-кызлар арасында ялгыз турнирдан төшеп калды.
«Бу психологик җиңелү. Бүген бик җиңәсем килгән иде, әмма моның белән үземне бөтенләй бетердем. Шуның өчен дә бик күп дулкынлану булды һәм бик күп хаталар ясалды. Шулай да алга барырга һәм эшләргә стимул бар»,-диде Кудерметова «Татар-информ»га узган матчтан соң.
Әмма Вероника Australian Open да чыгыш ясавын дәвам итәчәк - иртәгә ул парлы турнирда ярышачак. Кудерметова америкалы Алисон Риск белән дуэтта Кытай пары Пэн Шуай — Чжан Шуайга каршы уйнаячак. Шунысы кызык, Татарстан спортчысы соңгы теннисчы белән күптән түгел Hobart International турнирында очрашкан иде. Ул чакта хатын-кызлар арасындагы ялгыз турнирның ярымфинал матчында Кытай кызы көчлерәк булып чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз