Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан 150гә якын егетне хәрби частьләргә озаттылар
Бүген Татарстан Республикасы Җыелма пунктының концертлар залында Казанда формалаштырылган хәрби эшелонны озату уңаеннан концерт-митинг булды. 150гә якын солдат хәрби частьләргә җибәреләчәк.
«Армиядә хезмәт итү - һәр ир-ат өчен мөһим этап. Сез яхшы тормыш мәктәбе узачаксыз, чын дуслар табачаксыз, физик һәм рухи яктан ныгып кайтачаксыз. Армия сезгә көч, батырлык һәм кыюлык өстәр. Армия хезмәтендәге кыенлыкларга бирешмәссез һәм Россия хәрби хезмәткәре исемен горур йөртерсез дип ышанам», - дип белдерде ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Илшат Кәримов.
Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров
Бүгенгә (хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе 2026 елның 14 апрелендә башланды) 2 меңгә якын кеше хәрби частьләргә озатылган инде. Шуларның 1 мең 400гә якыны – югары һәм урта һөнәри белемлеләр. Тагын 200 кеше – ДОСААФта әзерлек узган һәм хәрби-исәп белгечлегенә ия егетләр.
Тантаналы чара ачылыр алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Соңыннан тере музыка уйнады, төрле коллективлар чыгыш ясады. Казан епархиясенең РФ Кораллы көчләре белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Владимир Самойленко һәм Казанның Мәрҗани мәчете имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев егетләргә юл теләкләрен җиктерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз