news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вербов һәм Леон "Зенит" җәйге кубогының гала-матчында җиңү яулады

Казан клубы волейболчылары «Два толстяка» һәвәскәрләр командасын отты.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). Вильфредо Леон һәм Алексей Вербов пляж волейболы буенча "Зенит" җәйге кубогының гала-матчында җиңү яулады. Казан клубы уенчылары һәвәскәрләр командасыннан 2:1 исәбе белән өстен чыкты.

Казан клубы волейболчылары «Два толстяка» һәвәскәрләр командасын отты. Күргәзмә матчның беренче партиясе "Зенит" командасы уенчыларының ышанычлы җиңүе белән төгәлләнде – 21:18. Икенче партиядә һәвәскәрләр өстенлеккә иреште – 21:16. Тай-брейкта профессиональ уенчылар остарак булып чыкты – 15:13.

"Зенит" җәйге кубогы Казанда 4-6 август көннәрендә узды. Турнирда Россиянең 28 шәһәреннән 372 спортчы катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot