Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венгриянең Казандагы генконсулы: Идел белән Урал арасы венгрларның борынгы ватаны булган
Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов киләчәктә Алексеевск районындагы борынгы венгрлар каберлегенә Европа туристларын йөртергә мөмкин булуын белдерде.
Венгриянең Казандагы генераль консулы Сергей Сюч Идел белән Урал елгалары арасын венгрларның борынгы ватаны булган, дип белдерде.
«Идел белән Урал елгалары арасындагы зур территориядә безнең борынгы бабаларыбыз – венгрлар яшәгән. Венгрларның борынгы ватаны ул, шуңа күрә венгрлар, фәнни җәмәгатьчелек бу территориягә XIX гасыр уртасыннан бирле зур игътибар белән карый. Соңгы 10-15 елда ике ил археологлары аеручы тыгыз хезмәттәшлек итә», – диде Сергей Сюч Татарстан Фәннәр академиясендә Идел белән Кама арасында яшәгән борынгы венгрлар турында китаплар тәкъдим итү чарасында.
Консул Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегенә бүгенге чараны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
«Кызганыч, хәзерге вәзгыятьтә халыкара элемтәләрне үстерү мөмкинлекләре күп түгел. Әмма мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләре безгә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр ачыла. Венгрия белән Татарстан арасында мәдәни, фәнни элемтәләр озак еллар дәвамында үсештә. Бу хезмәттәшлектә археология зур роль уйный», – диде Сергей Сюч.
Альфред Халиков исемендәге Археология институтының баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин Венгрларның тарихи ватанын Себер, дип атады. «Венгрлар VI-VII гасырларда хәзерге Башкортстан, Татарстан җирләре аша әкренләп Көнчыгыш Европага күченә башлаган. 896 елда алар шунда үз дәүләтләрен төзегән», – диде галим «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Фаяз Хуҗин сүзләренчә, венгрлар Себердән Европага күченгәндә аларның бер өлеше Татарстан территориясендә калган. Мәсәлән, Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында VIII-IX гасырларга караган венгрлар каберлеге саклана. Анда 1974-1985 елларда күренекле археолог Альфред Халиков казыну-тикшеренү эшләре алып барган. Олы Тигәнәледә 150ләп борынгы венгр кабере ачыкланган.
Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов киләчәктә Олы Тигәнәледәге каберлеккә Европа туристларын йөртергә мөмкин булуын белдерде. Тик әлегә кунакларны китерерлек шартлар тудырылмаган. «Сәяхәт оештыру өчен бу яхшы идея. Венгрия Премьер-министрының Россиягә карата җылы мөнәсәбәте борынгы венгрларның безнең ил территориясендә яшәгән булуы белән бәйледер», – диде Сергей Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз