Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Венгриянең Казандагы консуллыгы визалар бирүне бер елда 40 процентка арттырган
Хәзер шенгенны баштагы кебек өч ай алдан түгел, ә ярты ел алдан рәсмиләштерергә була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Венгриянең Казандагы генераль консуллыгы узган елда 5,9 мең шенген визасы биргән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер әйтте.
«Узган елда консуллыкта без 5 мең 900 венгр шенген визалары тапшырдык. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу бик зур үсеш. Бу Будапешт һәм Казан арасында туры авиарейс ачылуга бәйле», — диде Адам Штифтер.
Аның сүзләренчә, 2018 елда Генераль консуллык 4,2 мең виза тапшырган.
Бу ел башыннан бирле 1 меңнән артык кеше виза алган. Ә ел азагына кадәр Венгриянең Казандагы генераль консуллыгы 8 мең шенген визасы тапшырырга планлаштыра.
Моннан тыш Адам Штифтер әйтүенчә, хәзер виза алу өчен документларны ярты ел алдан тапшырырга була. Ә башта бу сәяхәткә өч ай кала эшләнә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз