news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак

Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак
Фото: Рәмис Нәҗмиев

Венгриядән кайткан татар режиссеры Сәрдәр Тагировский Əлмәт театрында эшли башлаячак.

«Без инициативалы, талантлы яшьләрне һәрвакыт Татарстанда көтәбез. Сәрдәр хәзер Татарстанда. Алга таба ул Əлмәт театрының баш режиссеры булыр дип уйланыла», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова Буа театры ачылу тантанасы алдыннан журналистларга яңа вакыйга турында комментарий биргәндә.

Хәзерге вакытта Буада театр бинасы ачылу тантанасы бара. Бина ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Шушы көннәрдә Сәрдәр Тагировский Əлмәттә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева аны шәһәр тормышы һәм Татарстан театрлары белән таныштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100