news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгриядә эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Сердар Бердымөхәммәтов белән очрашты

Венгриядә эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов Сердар Бердымөхәммәтов белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

20 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Венгриядә эш сәфәре вакытында Будапештта җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында булды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә ул Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәтов белән очрашты. Алар киләчәктә делегацияләр сәфәре турында сөйләште.

Татарстан Рәисе Будапештка 19 августта килде. Шул ук көнне ул Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты. 20 августта Сербия Босниясе һәм Герцоговина Республикасы Президенты Милорад Додик белән күреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100