news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгриядә татар шагыйре Равил Бохараевны искә алачаклар

Равил Бохараевның венгр дуслары Будапештта аның турындагы истәлекләре белән уртаклашачак.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә Будапештта, Россия фән һәм мәдәният үзәгендә “Равил Бохараев: иҗат чикләре” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Бу хакта “Диалогик перспективалар” ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Равил Бохараевның шигырьләре рус, татар, инглиз, француз һәм венгр телендә башкарылачак. Программада рус классик һәм татар халык көйләре яңгыраячак. Равил Бохараевның венгр дуслары Будапештта аның Венгриядәге тормышы һәм иҗаты турындагы истәлекләре белән уртаклашачак.

Шагыйрь, прозаик һәм драматург Равил Бохараев чит илләрдә татар һәм Россия мәдәниятының ирекле илчесе булды. Мәдәният әһеле 1951 елда Казанда туган, 2012 елда Лондонда гомере өзелде.

Равил Бохараев беренче чиратта шагыйрь иде. Ул татар поэзиясен һәм прозасын рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итте, шулай ук үз әсәрләрен рус, инглиз һәм венгр телләрендә иҗат итте.

Ул 40тан артык китап авторы. Аның тарафыннан театраль пьесалар һәм документаль фильмнарга сценарийлар язылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100