news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгриядә «Татар кызы» беренче Европа бәйгесендә җиде илдән сигез кыз катнашкан

Бу чара “Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылды.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Венгриядә «Татар кызы» беренче Европа бәйгесендә җиде илдән сигез кыз катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Венгриядә, Будапештның Россия фән һәм мәдәният үзәгендә, беренче тапкыр “Татар кызы” Европа бәйгесе узды. Бу чара “Европа татарлары альянсы” Европа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасы 5-еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылды.

  • Конкурсның максаты:
  • татар телен саклау, яшьләрдә һәм тарихи Ватаннан еракта гомер итүче башка татарларда татар халкы тарихи-мәдәни мирасына кызыксынуны арттыру;
  • татар хатын-кызларының иң яхшы сыйфатларын ачу. Социаль рольләре күптөрлелегендә: кыз, ана, хатын, апа, дус, коллега – заманча хатын-кызның социаль статусын ныгыту;
  • гаилә кыйммәтләрен саклау, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Конкурста 7 илдән 8 кыз катнашты: Литвадан — Кәримова Зиләрә, Франциядән — Глимнурова Виалена, Эстониядән — Гобәйдуллина Рузана , Швециядән — Фаткуллина Юлия , Австриядән — Фәррахова Альбина, Болгариядән — Мөхәммәдова Әдилә, Австриядән — Бәйрәмова Энҗе, Англиядән — Хафизова Алинә.

Бәйгенең жюри рәисе итеп Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова билгеләнгән иде. Кызлар жюри алдында милли гореф-гадәтләребезне, йолаларны һәм татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтте.

«Татар кызы» бәйгесенә милли төсмерне Чаллының «Болгар» бию театры да кертте . Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары һәм биюләреннән торган концерт программасын тәкъдим итте. Шулай ук алар бәйгедә катнашучы кызларга сәхнәгә чыгуга әзерлектә булышты.

«Европа татар кызы»ның проект һәм сценарий авторы, куючы режиссер — хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Айна Еремина-Зеттерлунд. Ул — ана телен һәм милли мәдәниятне саклау, үстерү белән бәйле булган күп кенә чараларны оештыручы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100