Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венгриядә Равил Бохараевны искә алдылар
Равил Бохараев - 40тан артык китап авторы, аның тарафыннан театраль пьесалар һәм документаль фильмнар сценарийлары языла.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Венгриядә Равил Бохараевны искә алдылар. Бу хакта Бөтенденья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара Европа татарлары альянсының 5-еллыгы кысаларында үткәрелде. Кичәгә Равил Бохараев — шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче, тикшеренүче иҗатын искә төшерергә яки беренче тапкыр танышырга бик күп кеше килгән. Бу чарада шулай ук Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.
Россия гражданины Равил Бохараев чит илдә татар һәм Россия мәдәниятенең илчесе була. Ул 1951 елда Казанда туа, 2012 елда Лондонда үлә.
Язучы, журналист, комментатор һәм ВВСда программалар булдыручы Равил Бохараев беренче чиратта шагыйрь була. Туган татар теле аның өчен иҗат фундаментына әверелә. Равил Бохараев татар поэзия һәм прозасын рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итә. Рус, инглиз, венгер телләрендә үз әсәрләрен иҗат итә. Ул 40тан артык китап авторы булып тора, аның тарафыннан театраль пьесалар һәм документаль фильмнар сценарийлары языла.
Кичәне “Диалогические перспективы” француз ассоциациясе президенты Луиза Бохараева үткәрде. Очрашуда Равил Бохараевның шигырьләре рус, татар, инглиз, француз һәм венгер телләрендә яңгырады. Программада шулай ук рус классик һәм татар халык музыкасы башкарылды. Р.Бохараевның Венгриядәге дуслары һәм коллегалары үз истәлекләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз