news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгрия командасына каршы уен җиңел булмады – Станислав Черчесов

Россия футбол җыелмасы иптәшләрчә уенда Венгрия командасыннан өстен чыкты.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Конфедерацияләр кубогына әзерлек алып баручы Россия футбол җыелмасы Будапештта иптәшләрчә уенда Венгрия командасын тар-мар итте – 3:0. Россия командасыннан гол авторлары – Федор Смолов (20 нче минут) белән Дмитрий Полоз (89). Ә икенче тупны 40 нчы минутта Венгрия уенчысы Мартон Эппель үз капкасына кертте.

Әлеге матчта "Рубин" футболчылары Максим Канунников белән Руслан Камболов уенга чыкмады.

"Венгрия командасына каршы уен җиңел булмады. Австриядәге җыенда авыр күнегүләр өстендә эшләдек. Ә футболчылар рәсми очрашуны төгәл ике атна элек уздырды. Шуңа да уенның беренче минутлары катлаулы булды. Кайбер мизгелләрдә уенчыларга карата ризасызлык белдердем, дисезме? Юк, уен барышында мин алар белән бергә яшәдем", – диде уеннан соң Россия футбол җыелма командасы баш тренеры Станислав Черчесов.

9 июньдә Станислав Черчесов шәкертләре Мәскәүдә Чили командасына каршы контроль уен уздыра. Бу ил җыелмасы өчен Конфедерацияләр кубогы алдыннан соңгы сынау булачак.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерацияләр кубогы 17 июнь – 2 июль көннәрендә Россиянең дүрт шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза. Россия җыелма командасының анда катнашачак составы әле тәгаен билгеле түгел. Ярыш кагыйдәләре буенча, турнирда катнашачак 23 футболчының исеме 7 июньнән дә соңга калмыйча игълан ителергә тиеш.

Конфедерацияләр кубогындагы беренче уенын Россия футболчылары 17 июньдә Санкт-Петербургта Яңа Зеландиягә кадәр каршы уздыра, 21 июньдә Мәскәүдә – Португалия, 24 июньдә Казанда Мексика белән очрашу көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100