Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венгрия дәүләт ансамбле Казанда чыгыш ясый
Чара Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 13 июнь көнне сәгать 12.00 дә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Венгрия дәүләт ансамбле концерты була. Чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Россиядә Венгрия мәдәнияте көннәре уңаеннан уздырыла. Тамашачыларга “Венгр рапсодиясе” фольклор-хореографик шоуы тәкъдим ителәчәк.
Әлеге программа кысаларында, бер-берсен алыштырган матур биюләр, акробатик номерларны күрергә мөмкин. Алар Венгрия халкы мәдәниятенең байлыгын чагылдыра. Шоуда иң борынгы музыкаль әсәрләр белән танышып булачак, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз