news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венгрия бүген референдумда мигрантларга квота бирү мәсьәләсен хәл итә

Венгрия гражданнары бүген референдумда Евросоюз квоталары буенча мигрантларны кабул итү мәсьәләсен чишәчәкләр.

(Казан, 2октябрь, «Татар-информ»). Венгрия гражданнары бүген узучы  референдумда Евросоюз квоталары буенча мигрантларны кабул итү мәсьәләсендә катнашачаклар, дип хәбәр итә “Би-би-си". Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, сайлау участокларына килүчеләрнең күбесе мәҗбүри квоталар кертүгә каршы тавыш бирәчәк.

Евросоюз узган ел җиткергән план нигезендә, Венгрия 1294 мигрант кабул итәргә тиеш.

Миграция кризисы кызып килгән вакытта Балкан аша Европага, Германиягә һәм үзләре уңай дип санаган илләргә агылучы мигрантларның төп маршруты нәкъ менә шушы ил аша уза.

Үз ил территориясе аша транзитны туктату максатыннан, Будапешт Сербия һәм Хорватия белән булган чикләрен япты. Хокук саклау оешмалары бу карарны тәнкыйтьләсә дә, венгрлар үзләре хөкүмәтләренең бу инициативасын яклый.

Референдум узган дип саналу өчен сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан ким булмаска тиеш. Бөтенхалык тавыш бирүендә катнашучыларга: "Европа берлеге Венгрия территориясенә Милли Җыелыш ризалыгыннан тыш кешеләр кертүне телисезме сез?” дигән сорауга җавап бирү кирәклеге куелган.

Декабрь аенда Будапешт судка Евросоюзның мигрантларны илләр бенча урнаштыру планына каршы иск биргән иде инде.

Мәҗбүри квоталарга каршы актив каршылыкны илнең премьер-министры Виктор Орбан күрсәтә. Булачак референдумны шәрехләгәндә, ул үз яклыларны "Мигрантлар никадәр күбрәк булса, террористик куркыныч шулкадәр арта", дип, аларны кертүгә каршы тавыш бирергә чакыруы билгеләп үтелә.

Орбан һәм аның "Фидес" (Fidesz) партиясенең илдә абруе зур. Моннан тыш, "Юк" дип җавап бирергә оппозициянең бер өлеше дә, мәсәлән, ультрауң "Яхшы Венгрия өчен" (Jobbik) партиясе дә өнди. Шуңа күрә аналитиклар референдумда катнашучларның күбесе квотага каршы булыр дип фаразлый.

Юридик көчләр исә андый нәтиҗә булмас, дигәнне белдерә, дип яза "Би-би-си". Әлеге тавыш бирүнең сәяси мәгънәсе күпкә мөһимрәк. Формаль яктан Венгрия ЕБ карарына буйсынырга тиеш, әмма берлек җитәкчелеге миграция кризисында икеләнә. "Би-би-си"билгеләп үткәнчә, Виктор Орбан мигрантларны “чакыруда” баш идеолог булып танылган Германия канцлеры Ангела Меркельны уздырмакчы һәм бу мәсьәләдә югары төркемдә зуррак идарә (Венгрия, Чехия, Словакия, Польша) алмакчы була.

Әгәр дә венгрлар референдумда квоталар өчен тавыш бирсәләр, премьер йөзен генә түгел, яклаучысын да югалта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100