news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венециядә ТР ның икътисади һәм инновацион мөмкинлекләре тәкъдим ителде

Биредә сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышы уза

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Венециядә сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышы уза. Россия делегациясе составында аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнаша. Бүген нанотехнологияләргә багышланган “түгәрәк өстәл” утыршында Татарстанның икътисади мөмкинлекләре, республикада инновацион эшчәнлеккә дәүләт ярдәме буенча күрелә торган чаралар тәкъдим ителде.

Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, Марат Сафиуллин презентация барышындаТР яңа IT-парк һәм югары технологияләр өлкәсендәге технопарк турында җентекле мәгълүмат биргән. Аның сүзләренә караганда, IT-парк уңышлы бизнес төзүнең моделе һәм гамәлдәге проектларны үстерү инструменты булып хезмәт итә. Биредә резидентларга IT проектларын тормышка ашыру өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган. Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта исә IT эшләнмәләр, инновацияле-технологик бизнес-белем, исәпләү кластерларын коллектив файдалану үзәкләре урын алган.

Татарстанның конкурентлык өстенлекләренә килгәндә, министр белдерүенчә, аларны уйлап табу активлыгы, торак-коммуналь хуҗалыгы дәрәҗәсе, социаль үсеш, кеше капиталының интеграль күрсәткече, халыкның сатып алу сәләте билгели. Татарстанның инновацион үсеш өлкәсендәге конкурентлык өстенлеге - белемның югары сыйфаты, югары яшәү дәрәҗәсе, буш фәнни һәм арзанлы производство мәйданнары, куәтле җитештерү потенциалы булуга бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100