news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Венеция һәм Будапештны ЮНЕСКО объектлары исемлегенә кертергә тәкъдим ителде

Бу тәкъдим Кытайда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышында каралачак.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). ЮНЕСКОда Венеция һәм Будапештны Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Европа массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Бу тәкъдим  ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышында каралачак. Ул 16 июльдән 31 июльгә кадәр Кытайда узачак.

Венецияне кертү турындагы тәкъдимнең массакүләм туризм нәтиҗәләре белән бәйле булуы билгеләп үтелә.

Будапештта белгечләрнең игътибары Дунай ярларына һәм Будай крепосте урнашкан кварталга төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot