Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венесуэла Президентын үтерергә омтылыш мизгеле видеога эләккән
4 августта Каракаста хәрби парад вакытында Венесуэла Президентына һөҗүм булган.
(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Венесуэла Президентын үтерергә омтылыш мизгеле видеога эләккән. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Видео вариантын Ruptl үзенең Yotub каналында урнаштырган. Анда Мадуро чыгыш ясаганда шартлау яңгыраган. Венесуэла Президенты бүленеп, күккә караган һәм чыгышын дәвам итәргә уйлаган. Әмма сакчылар аны махсус броньле саклагычлар белән каплаган һәм алып киткән.
Парадтан Венесуэла телевидениесе шулай ук турыдан-туры трансляция алып барган. Язмада Президентның сөйләү вакыты, шартлау бар һәм шуннан соң камера солдатларны төшерүгә борылган. 10 секундтан солдатлар йөгерә башлый – шул вакытта яңалыклар заставкасы куелган.
Кичә, 4 августта Каракаста хәрби парад вакытында Венесуэла Президентына һөҗүм булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз