news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Венесуэла президенты Россиягә килде

Венесуэла президенты Николас Мадуро Россиягә килде. Рәсми визит кысаларында ул сөйләшүләрдә, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналарда катнашачак. Аның Россиягә хатыны Силия Флорес белән килүен Venezolana de Television телеканалы трансляцияләде.

Венесуэла президенты сәфәренең төп вакыйгасы Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр булачак. Ике ил арасында стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую көтелә. Моннан тыш, делегацияләрнең тар һәм киңәйтелгән форматтагы сөйләшүләре планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot