news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Венесуэла Илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес Татарстанда эш сәфәрендә

Бүген ул Кама аръягы зонасы белән таныша

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Венесуэланың РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес 6-7 сентябрь көннәрендә Татарстанда эш сәфәрендә.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, визит программасының бүгенге өлешендә республиканың Кама аръягы зонасы белән танышу каралган. Илче “Мастер” Кама индустриаль паркы, “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим”, “Зәй шикәр заводы”, “Зәй крекеры” җәмгыятьләрендә булып, предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашачак. Бүген шулай ук Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнары башлыклары белән дә очрашулар каралган.
Иртәгә Уго Хосе Гарсия Эрнандес җитәкчелегендәге делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк. Кунаклар шулай ук “Казан вертолет заводы”, “Идея” технопаркы һәм ΙТ-парк, Казан (Идел буе) федераль университеты эшчәнлеге белән якыннан танышачак, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыда булачак.
Узган ел Татарстан белән Венесуэла арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 73,3 млн. доллар тәшкил иткән. Аның күләме буенча Венесуэла Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары булган илләр арасында – 29 урында. Агымдагы елның беренче кварталында ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 34,7 млн. доллар тәшкил иткән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot