news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Венера Якупова басма матбугатны социаль әһәмияткә ия бизнес итеп тануны сорады

«Ассоциация вәкилләре шундый нәтиҗәгә килде: уку кризисы китап кыйммәтләнү белән генә бәйле түгел, күпчелек халык өчен үтемлеге кимүдә», — диде.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казанские ведомости» газетасы баш редакторы Венера Якупова басма продукция чыгаруны социаль әһәмияткә ия бизнес итеп тануны сорады.

«Без быел басма продукцияне ваклап сату проблемасына аеруча игътибар сорыйбыз. Татарстанда басма продукция таратуның заманча челтәрләре булырга тиеш», — диде Венера Якупова. 

Ул бу бизнесны Воронежда, Липецкидагы кебек үк социаль әһәмияткә ия бизнес итеп тануны сорады. «Анда хакимият үзләренең матбугат чыгаручыларын ишеткән, тармак үсеше өчен чаралар күргән», — диде. Ул Татарстан хакимиятеннән дә шундый ярдәм сорады. «Бу бизнес безнең республикада чәчәк атсын иде. Басма матбугат кулланучылар да артыр иде», — дип әйтте.

«Аудиториянең бер өлеше интернетка күчсә дә, күпчелекнең кәгазь матбугатка ихтыяҗы зур. Халык кәгазь вариантта мәгълүмат алырга тели, бу уңайлы, гадәтләнгән уку. Галимнәр дә кәгазьдән уку баш мие күзәнәкләрен чыныктыра, интеллектны үстерә дигән нәтиҗәгә килде», дип белдерде Венера Якупова. 

«Ассоциация вәкилләре шундый нәтиҗәгә килде: уку кризисы китап кыйммәтләнү белән генә бәйле түгел, күпчелек халык өчен үтемлеге кимүдә. Безнең күз алдында басма продукция тарату каналлары җимерелә. Мәсәлән, матбугат киосклары юкка чыга. Казанда да киосклар сирәк», — дип белдерде. 

Венера Якупова 23 декабрьдә Татарстан Республикасының басма матбугат бастыручылар һәм таратучылар ассоциациясе булдырылганын әйтте. Ул үзе шушы ассоциациянең президенты итеп сайланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot