Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венера Якупова басма матбугат тармагының җитди кризис кичерүен әйтте
«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты Венера Якупова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында Татарстанда басма тармагы проблемалары турында сөйләде.
«Ассоциация һәм «Казанские ведомости» газетасы редакциясе «Даешь союз «бумаги» и «цифры»!» акциясен уйлап тапты, аны Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» АҖ хуплаган иде. Акциянең максаты – укучылар, нәшер итүчеләр, газета, журнал, китап таратучылар өчен цивилизацияле шартлар тудыру. Хәзер басма тармагы җитди кризис кичерә. Бу өлкәдә санкцияләр басымы шартларында дәүләт органнарыннан ярдәм кирәк», - диде ул.
Аның әйтүенчә, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары басма тармактагы газета, журнал, китап басмаларының уңышлы үсешенә этәрә торган, халык арасында укуга кызыксынуны торгыза торган карар кабул итәргә тиеш. «Бу сорауларны без төрле мәйданчыкларда, басма матбугатта, радиода, интернет-ресурсларда тикшердек. Бер ел эчендә генә дә басма матбугатта бу темага 193гә якын язма чыкты», - диде Венера Якупова.
«Без бөтен Россия буенча мәгълүмат дулкынын күтәрә алдык. Акция башында безгә Якутия, Коми, Рязаньнән төбәк журналистлар берлекләре теләктәшлек белдерде. Аннары Мәскәү һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге кушылды», - диде Татарстан Республикасы басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар ассоциациясе президенты.
Ул 2023 ел йомгаклары буенча Татарстанда «Печать» стационар булмаган сәүдә объектының Россия субъектлары рейтингында 60нчы урында гына торуын (барлыгы 85нче урын) әйтте. «Бездә 197 «Печать» стационар булмаган сәүдә объекты бар. Шуларның – 177се матбугат киосклары һәм 20се вендинг аппаратлары. Чаллыда бер ел эчендә 20 басма продукция сату ноктасы ябылды», - дип чаң сукты.
«Эшләнәсе эшләр бихисап. Татарстанга әлеге рейтингтан югары урынга күтәрелүен һәм якын арада заманча мультимедия челтәре булдыруын теләр идек. Басма тармагы өчен шартлар тудыруга хакимиятнең игътибарын җәлеп итәргә тәкъдим итәм. Язма матбугат безнең халык арасында ышаныч уята. Киләчәктә дә әлеге акцияне дәвам итәсе иде», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз